Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын РФ барлык төбәкләренә 2020 елдан җәелдерергә мөмкиннәр. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Бизнес-навигатор МСП" порталы сервисларын – үз бизнесын ачарга яисә киңәйтергә теләгән эшкуарларга ярдәм итү өчен бушлай мәгълүмати ресурсны презентацияләү барышында җиткерде.
“Пилот төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез, аның буенча гамәлдәге механизмны камилләштерү буенча законга кирәкле үзгәрешләрне әзерләячәкбез. Һәм киләсе елдан башлап, мондый режимны кертү-кертмәү хокукын барлык төбәкләргә дә тәкъдим итәргә уйлыйбыз”, - диде беренче вице-премьер.
Үзмәшгульләр өчен салым тест режимында 2019 елның 1 гыйнварыннан дүрт Россия төбәгендә – Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәсе һәм Татарстанда гамәлгә кертелде. Яллы эшчеләре булмаган һәм түләүче хезмәт күрсәткән гражданнар физик затлар белән эшләгәндә үз керемнәреннән 4% һәм компанияләр белән эшләгәндә 6 % күчереп барырга тиеш.