Россия Илкүләм иминлек фондының чараларын, фондның ликвид өлеше тулаем эчке продуктның 7% дәрәҗәсенә кадәр җиткәч инвестицияли башлаячак. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Аннан алда Халыкара валюта фонды Россиягә Илкүләм иминлек фонды чараларын РФ тулаем эчке продуктының 7% дәрәҗәсенә ирешкәннән соң да сарыф итмәскә киңәш иткән иде.
“Халыкара валюта фонды без үзебезнең Илкүләм иминлек фондының чараларын чит ил резервларында саклавыбызны тели. Бу чыннан да шулай килеп чыга, чөнки мондый фондлар – Россиядә генә түгел, ә бу башка илләрдә дә шулай – ышанычлырак резервларда саклана. Шуңа да карамастан, тулаем эчке продуктның 7% дәрәҗәсенә ирешкәннән соң без әлеге ресурсларны инвестицияли алабыз дигән безнең законыбыз бар. Һәм без моны эшләячәкбез дә, чөнки безгә яңа проектлар, яңа инфраструктура, безнең предприятиеләр өчен яңа сорау кирәк”, - диде Силуанов.
“Шуңа күрә, - дип өстәде ул, - берсүзсез, без Илкүләм иминлек фонды чаралары хисабына финанслауга тәкъдим ителгән бу проектларны бәяләячәкбез һәм без безнең финансларның тотрыклылыгына, безнең икътисадның тотрыклылыгына йогынты ясамаган ресурсларны эшкә җигәчәкбез, икътисадка этәргеч бирүгә һәм реаль секторга салу өчен ресурсларны эшкә җигәчәкбез”.