Халыкара валюта фонды 2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше тизлегенең 1,4% дәрәҗәсендә саклануын фаразлый. Бу хакта Халыкара валюта фонды хезмәткәрләренең 2019 елдагы РФдә миссияләре ахыргы тәмамлануы материалларында әйтелә.
“Соңгы өч елда тулаем эчке продукт үсеше уртача 1,4% тәшкил итте һәм 2019 елда мондый үсеш тизлегенең саклануы фаразлана”, - дип әйтелгән Халыкара валюта фонды материалларында.
Фондта илкүләм проектларга дәүләт инвестицияләре пенсия үзгәрешләре белән бергәләп, РФ тулаем эчке продуктының ихтимал үсешен 0,1-0,5 п.п. арттырачак дип искәртәләр.
“Икътисадый үсеш тизлеген арттыруның потенциалы конкуренциянең көчәюенә һәм дәүләтнең роле кимүгә юнәлтелгән үзгәртеп коруларның тирәнлегенә һәм масштабына бәйле булачак. Илкүләм проектлар кысаларында каралган инфраструктурага дәүләт чыгымнары суммасы пенсия үзгәрешләренең хезмәткә тәкъдимгә йогынтысы белән тиңдәшлектә (ТЭП) ихтимал үсешен 0,1-0,5 процент пунктына (проектларны сайлап алу, планлаштыру һәм гамәлгә кую нәтиҗәлелегенә карап) арттырачак”, - дип искәртелә документта.