Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар советы утырышын үткәрде

2012 елның 30 июле, дүшәмбе

Директорлар советы нефть чыгару һәм нефть химиясе комплексларында җитештерү процессларын автоматлаштыруның заманча технологияләрен кулланылышка кертү мәсьәләсен карады. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бүген компаниядә производствоның барлык этаплары нәтиҗәле мәгълүмат системалары белән тәэмин ителгән. Әлеге комплекслар бердәм мәгълүмат тирәлегенә интеграцияләнгән. Ул компания белән идарәне тагын да ачыграк һәм нәтиҗәлерәк итә.

Утырышта компаниянең экология программасын гамәлгә ашыруы хакындагы доклад та тыңланды. Экологияне саклауга куелган таләпләр табигатьне саклауга кагылышлы законнарның катгайлануы сәбәпле тагын да арта. Хәзерге вакытта “Татнефть” өченче “Экологик программа”сын гамәлгә ашыра. Аның кысаларында атмосфера һавасын һәм җир асты байлыкларын, су һәм җир ресурсларын саклау, алардан рациональ файдалану буенча күләмле чаралар күрелә. Шуның ярдәмендә компания эшчәнлек алып барган территориядә экологик вазгыять барлык норматив талпләргә җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International