Хөкүмәт 2020-2021 еларга нефть компанияләренә демпферның параметрлары буенча мәсьәләне хәл итүгә төп якын килү юлларын билгеләде. Бу хакта беренче вице-премьер Антон Силуанов хәбәр итте.
“Асылда, төп якын килү юллары билгеләнде, гомумән алганда, карар буенча без бер фикергә килдек. Без тулысынча аңлаешлы һәм балансланган карар турында килештек. Әгәр дә нефтькә бәяләр югарырак күтәрелсә, РФ нефтьчеләргә зуррак компенсация ясаячак”, - диде ул.
Аның сүзләренчә, әгәр нефтькә бәяләр түбәнрәк булса, “нефтьчеләр бюджетка компенсация ясаячак”.
“Без бит [нефтькә дөнья бәяләре] ничек үзгәрәчәген белмибез – ОПЕК белән килешү булырмы, юкмы. Ләкин нефтьчеләр эчке базарга кертү белән кызыксынсын өчен, нефть продуктларына эчке бәяләрне болай көйләү механизмы кирәк”, - дип искәртте беренче вице-премьер һәм әгәр дә дөнья бәяләре төшсә, ә эчке базарда нетбэкка караганда югарырак булып чыкса, “киресенчә, нефтьчеләргә түләргә туры киләчәк” дип өстәде.