Россия бюджетыннан салымнарны кире алучы фирмаларны тикшерәчәкләр

2012 елның 1 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Россиянең Федераль салым хезмәте хәрби хәрәкәт очрагында кулланырга тиешле җиһазларны тоту өчен казнадан акча алучы предприятәләр барлыгын ачыклады.

Ведомствалар мобилизацион әзерлек алып бару программасында катаншып Россия бюджетыннан салымны кире кайтаруны сораучы фирмаларны төптән тикшерә башлады.

Федераль салым хезмәте ачыклавынча, Россия бюджетычынлыкта исә мобилизация әзерлегенә бернинди канташы булмаган оешмаларга өстәмә бәягә салымны кире кайтарып бирү сәбәпле ел саен берничә йөз миллиард сум акча югалта икән. Чынлыкта исә хәрби көчне күчерү һәм дәүләт структураларын хәрби торышка күчерү буенча чаралар комплексы өчен махсус җиһазлар табыш өчен генә кулланылган.

Агымдагы ел башыннан Федераль салым хезмәтенә "мобилизацион ташламалар" ны түләү өчен 2007-2010 ел өчен деларацияләрне күпләп  тапшыра башлаганнар. Чыгымнар арасында мобилизацион әзерлеккә кагылышлы булмаган цехларны капиталь ремонтлау, җиһазларны урнаштыру, шулай ук төзү эшләре бар.

Өстәмә тикшерүләр уздыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International