Дәүләт Думасы 18 июнь көнне узачак утырышта РФ Хөкүмәте керткән 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджет турында законга төзәтмәләр проектын беренче укылышта караячак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин палатаның пленар утырышында хәбәр итте.
“Шулай ук без бүген Дәүләт Думасының Советында берничә карар кабул иттек. Без, керемнәрнең артуын һәм моның бюджетка билгеле бер үзгәрешләр кертүне таләп итүен исәпкә алып, агымдагы елга һәм аннан соң килгән елларга бюджетны төзәтү буенча безгә Хөкүмәт керткән өч закон проектын карадык”, - диде ул Дәүләт Думасы Советы кабул иткән карарлар турында сөйләгәндә.
“Сезне котлый алам – Хөкүмәт агымдагы елга керткән тәкъдимнәргә караганда, безнең керемнәр 20 трлн. 174 млрд. 900 млн сумга кадәр артырга тиеш. Без сезнең белән 20 триллионлы чикне уздык, хәтерегездә булса, Дәүләт Думасы 2000 елда кабул иткән бюджет нибары 1 трлн сум тәшкил иткән иде. Ил үсеш ала, икътисад үсеш ала, без аның һәм бюджетның кызурак тизлек белән үсүен теләр идек, ләкин, коллегалар, шушы вакыт аралыгында бездә бюджет 20 тапкырга артты”, - дип искәртте Володин.
Хөкүмәт өстәмә керемнәрне төбәкләргә юнәлтергә тәкъдим итә дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе. “Чараларның барлыкка килүен исәпкә алып, Хөкүмәт аларны төбәк бюджетларына ярдәмгә, төбәкләргә юнәлтергә тәкъдим итә. Без барлыгы 525 млрд 300 млн сум күләмендә яңадан бүленешне караячакбыз. Закон проектын шулай ук 10 июньгә кадәр төбәкләргә җибәреп, киләсе ике атна дәвамында бу эшне башкару бюджет һәм салымнар комитетына йөкләнде. Шулай итеп, 18 июньгә кадәр ул комитетта каралырга тиеш. Шуннан соң, без сезнең белән шулай ук өстенлекле тәртиптә 18-е (июнь) әлеге закон проектларын тикшерәчәкбез”, - дип искәртте палата спикеры.
Бюджетка төзәтмәләр турында
Бер көн элек РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын кертте. Алар буенча 2019 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,7% (яисә 1 трлн 881 млрд сум) тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта тулаем эчке продуктның фаразланган күләме – 109,806 трлн сум, инфляция дәрәҗәсе – 4,3% тан да югары түгел.
Федераль бюджетның керемнәренең фаразланган күләме 20,174 трлн сум, чыгымнары күләме – 18,293 трлн сум тәшкил итәчәк.