Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Анда депутатлар 2018 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше буенча закон проектын карадылар. Утырышның эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләвенчә, 2018 елда берләштерелгән бюджетның керем өлешенә 324,9 млрд. сум алынган. Республика бюджетының керем өлеше 279,3 млрд сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 235,2 млрд сум тәшкил иткән.
“Үз салым керемнәрендә иң зурысы – табышка салым. Ул 103,7 млрд. сум күләмендә алынды. Салымның төп керемнәрен нефть тармагы тәэмин итте, аның өлеше 60 процент тәшкил итте”, - дип хәбәр итте министр.
Физик затлар керемнәренә салым республика бюджетына 52,5 млрд. сум җыеп алынган. Радик Гайзатуллин аңлатуынча, салым кеременең уңай динамикасына йогынтыны икътисадтагы уртача хезмәт хакының артуы ясаган.
2018 елда Татарстан Республикасының тупланма бюджеты буенча касса чыгымнары – 319,4 млрд. сум, республика бюджеты буенча 274,7 млрд. сум тәшкил иткән. Бу чыгымнар Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында куйган бурычларын тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Комитет әгъзалары Дәүләт Советына закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итәргә тәкъдим итте.
2019 елның 1 апреленә ТР бюджеты үтәлеше турында мәсьәләне тикшергәндә, Радик Гайзатуллин агымдагы елда илкүләм проектларны гамәлгә куюга Татарстанга 19,5 млрд сум бүлеп бирелде дип искәртте.
“Беренче квартал йомгаклары буенча әлеге сумма зур түгел – якынча 2 млрд сум. Федераллар акчаларны тулысынча бирде, ләкин контрактларны уздыру буенча аерым сораулар бар, без моның өстендә эшлибез, хәл җайга салына”, - дип хәбәр итте ул.
Парламентарийлар шулай ук “Оешмалар мөлкәтенә салым турында”, “Салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” республика законнарына үзгәрешләр кертү турында ТР закон проектларын карадылар.