Владимир Путин РФ субъектларының дәүләт әҗәтләрен анализлау бурычын куйды

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Региональ һәм җирле җитәкчеләрнең әҗәтләр буенча җаваплылылыгын көчәйтү өчен тәкъдимнәр көзгә әзер булырга тиеш. Бу турыда дәүләт җитәкчесенең рәсми сайты хәбәр итә.

"РФ Хөкүмәте РФ субъектларының дәүләт әҗәтләре структурасын анализлау һәм нәтиҗәлекле булмаган әҗәт сәясәте алып баручыла өчен җаваплылыкны арттырырга кирәк. Бюджет законнары буенча каралган әҗәт бурычының чигеннән артуын да булдырмау мөһим. 2012 елның 1 сентябрендә әзер булырга тиеш", - диелә Кремль сайтында.

РФ Хөкүмәте шушы ук вакыт эчендә региональ һәм җирле бюджетларның өстәмә керемнәргә мохтаҗлыгын да бәяләргә тиеш.

РФ Финанс министрлыгы материаллары буенча, агымдагы ел уртасында дәүләт әҗәтләренең күбесе үзәк һәм идел буе регионнарына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International