Владимир Путин икътисадый кичерешкә Россия Хөкүмәтенең тизрәк һәм нәтиҗәлеклерәк җавабына мөмкинлек тудыручы законга кул куйды

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин "РФ Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү" федераль законына кул куеп аның 6 статьясына үзгәрешләр кертте. Шулай ук "РФ Бюджет кодексына һәм РФ башка закон актларына үзгәрешләр кертү" турында һәм "2012 елга һәм 2013-2014 елдагы план чорына федерель бюджет турында" законга кул куйды.  

Әлеге Закон нигезендә икътисадый конъюктура начарлану вакытында 2012 елда Хөкүмәт өстәмә хокукларга ия: бюджет турында законга үзгәрешләр кертмичә Резерв фонды акчасын куллану, банк капитализацияләрен артыру өчен федераль займнар куллану һ.б. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International