РФ Финанс министрлыгы дәүләт әҗәте һәм Резерв фондының активлары белән идарә итәчәк Росфинагентлык оештыру турында эшләп чыгарылган закон проектын бастырды. Дәүләт Думасы аны агымдагы ел ахырына кадән килештереп кабул итәргә ниятли.
Финанс министрлыгы инде өч ел буе оештырмакчы булган бу яңа структура Резерв фонды һәм милли байлык акчасы белән идарә итәчәк.
Россия Президентының Бюджет юлламасында белдерелгәнчә, Росфинагентлык киләсе елда инде эшли башларга тиеш.