Казан шәһәре бюджеты 335 млн. 20,5 мең сумга арттырылыр дип көтелә: инде аның кайсы өлкәләргә сарыф ителәсе хәл ителде

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

Казан шәһәре Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендәге XV сессиясендә бүген 2012 елга һәм планлы 2013 һәм 2014 елларга 2011 елның 28 ноябренда кабул ителгән шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде.

Шушы мәсьәлә буенча сүз алган шәһәрнең финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов аңлатмасыннан соң, түбәндәгеләр ачыкланды.

Быел 7 айда шәһәр бюджетына кереме 10 млрд. 639 млн. сум күләмендә булган, шуларның үз керемнәре – 6 млрд. 552 млн. сум; планда билгеләнгән үз керемнәренең бу 60 проценты, диде ул.

Инде шәһәр бюджетына керәсе көтелгән керемнәрне исәпкә алып, быел аның суммасы 11 млрд. 325 млн. 413,4 мең сум булыр кебек, шул исәптән салым керемнәре буенча – 8 млрд. 276 млн. 765,1 мең сум. Җыеп кына әйткәндә, быел 335 млн. 20,5 мең сум күләмендә өстәмә салым керемнәре кушылуы фаразлана, шул исәптән физик затлар керемнәренә салымнан – 154 млн. 20,5 мең сум, тулай керемгә салымнар – 166 млн. сум, дәүләт пошлиналары – 15 млн. сум.

Шәһәр бюджетының чыгымнарын өстәмә керемнәр кадәр күләмдә түбәндәге максатларда арттыру күздә тотыла: суд исклары буенча бурчларны каплауга – 25 млн. сум; социаль-мәдәни өлкә объектлары учреждениеләрен, аерым алганда, Н.Лобачевский исемендәге лицейны, 139 нчы гимназия, 174 нче мәктәпне капиталь ремонтлауга – 21 млн. 258,6 мең сум; юллардагы чокырларны ямауга – 30 млн. сум; юл билгеләре куюга – 2 млн. сум, булдырылган уңайлыклар объектларын капиталь төзекләндерүгә – 2 млн. 394,9 мең сум; оешмаларга Казан биләмәләрендәге ачык һәм дренаж суларны суыртып алуга сарыф ителгән электр энергиясенә чыгымнары өчен субсидия түләүгә – 3 млн. 214,6 мең сум; су, сулыклар, туфрак сыйфатын ачыклауга лаборатор контрольга, пляжларны водолазлардан тикшертүгә – 4 млн. 52 мең сум; муниципаль учреждениеләр һәм шәһәр Башкарма комитетының структур подразделениеләрен тотуга – 101 млн. 230,8 мең сум; “Горводзеленхоз” МУП устав капиталына – 89 млн. 829 мең сум; балаларның “Заречье” өстәмә белем бирү үзәге төзелеше буенча проект эшләренә – 388,7 мең сум һ.б.

Шул рәвешле, муниципаль берәмлек бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 15 млрд. 2 млн. 533,8 мең сум күләмендә, ягъни 335 млн. 20,5 мең сумга арттырыла һәм бюджетның дефицитсызлыгы саклана. Дума депутатлары аны хуплап тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International