РФ Финанс министрлыгы бюджетка төзәтмәләрдә 129 млрд сумга үсеш көтә

2019 елның 18 июне, сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы бюджетка төзәтмәләрдә өстәмә кыйммәткә салымннан (НДС) керемнәрнең 129 млрд сумга артуын фаразлый. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасында 2019 елның бюджетына төзәтмәләрнең беренче укылышында чыгышында хәбәр итте.

“Әгәр дә нефть-газ секторы белән бәйле булмаган икътисадтан керемнәр турында сөйләсәк, беренче чиратта номиналь тулаем эчке продукт үсә, өстәмә кыйммәткә салым арта. Без планлы билгеләнешләр белән чагыштырганда өстәмә кыйммәткә салымның 129 млрд сумга үсешен фаразлыйбыз”, - диде Силуанов.

Ул шулай ук Финанс министрлыгы табышка салымнан керемнәрнең үсешен исәпли дип билгеләде – 2019 елда федераль бюджетка өстәмә 165 млрд сум керәчәк.

2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымның ставкасы Россиядә 20% тәшкил итә. Финанс министрлыгы исәпләвенчә, бу бюджетның керемнәрен 620 млрд сумга арттырырга тиеш иде. Аннан алдагы өстәмә кыйммәткә салымның ставкасы 18% тәшкил иткән һәм гамәлдә 2004 елның 1 гыйнварыннан иде.

Силуанов бюджетка төзәтмәләр әзерләнгәндә тулаем эчке продуктның үсеш тизлеге, инфляция, инвестицияләрнең үсеш тизелеге, нефтькә бәяләр буенча фараз үзгәрмәде дип искә төшерде. “Бары тик рубль курсы гына үзгәрә – ул зур булмаган йомшару ягына таба яңадан каралды”, - диде министр.

Финанс министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бюджетка төзәтмәләрдә идарә тармагы федераль бюджетның керемнәренең 264 млрд сумга артуын исәпли. “Бу нефть һәм газ белән бәйле булмаган керемнәрнең, нефть-газ булмаган керемнәр үсеше. Киресенчә, нефть-газ керемнәре 58 млрд сумга кимиячәк”, - диде Силуанов. Нефть-газ керемнәренең кыскаруы эчке базарда нефть продуктларына бәяләрне стабильләштерә торган механизм белән бәйле дип аңлатты министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International