Дәүләт Думасы 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын беренче укылышта кабул итте. Төзәтмәләр нигезендә, 2019 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,7% яисә 1 трлн 881 млрд сум тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта тулаем эчке продуктның фаразланган күләме 109,086 трлн сум, инфляция – 4,3%тан да югары түгел дәрәҗәдә билгеләнгән.
Федераль бюджетның керемнәренең фаразланган күләме 20,174 трлн сум, чыгымнары күләме – 18,293 трлн сум тәшкил итәчәк. Тулаем эчке продукт күләменә чыгымнарның өлеше 0,3%ка төшәчәк.
Эчке бурычка алулар программасы күләме 1,578 трлн сум, тышкы бурычка алулары – 155 млрд сум, өстәмә нефть-газ керемнәре – 3,17 трлн сум күләмендә урнашачак.
РФ эчке дәүләт әҗәтенең югары чиге 2020 елның 1 гыйнварына 11,329 трлн сумга кадәр кимергә тиеш. Дәүләтнең тышкы әҗәте күләмен $64,3 млрд (яисә €55,4 млрд) кадәр кыскартырга планлаштырыла.