Антон Силуанов тулаем эчке продукттан 7%ка Илкүләм иминлек фондының чараларын инвестицияләү бусагасын яңадан карауга каршы

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Илкүләм иминлек фондының чараларын инвестицияләргә мөмкин булганнан югары  бусаганы яңадан карау турында Россия Банкының тәкъдиме белән килешми. Хәзерге вакытта бу бусага тулаем эчке продуктның 7% тәшкил итә. Бу хакта ул Дәүләт Думасында җиткерде.

“Мин бу тәкъдим белән клешә алмыйм. Бу закон нормасы, без моңа бардык. (Тулаем эчке продуктның) 7% (Илкүләм иминлек фонды күләме) безгә нефтькә бәяләр түбән булганда өч ел яшәргә мөмкинчелек бирә”, - диде Силуанов.

Ул Хөкүмәтнең тулаем эчке продуктның 7%нан югары Илкүләм иминлек фонды чараларын инвестицияләү хокукы булу бу чиктән ары бөтен сумма сарыф ителәчәк дигән сүз түгел дип ассызыклады. “Кайбер максатчан карарларны кабул итә алабыз һәм Илкүләм иминлек фонды тулыландырылачак”, - дип өстәде ул.

Аннан алда Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина тулаем эчке продуктның 7% бусагасына ирешкәннән соң Илкүләм иминлек фонды чараларын инвестицияләү инфляция динамикасына йогынты ясарга мөмкин дип белдерде.

Шул ук вакытта Силуанов тулаем эчке продуктның 7% күләменә ирешкәннән соң Илкүләм иминлек фонды чараларын салу өчен сайланасы проектларның критерияләрен Хөкүмәт 2019 елның ахырына кадәр билгелиячәк дип хәбәр иткән иде. Ул Илкүләм иминлек фонды чараларын инвестицияләү стратегиясе буенча ике позиция барлыгын искәрткән иде. Беренчесе – курска, инфляциягә басым ясаудан һәм акча-кредит сәясәтен кырысландырудан качу өчен акчаларны чит ил активларына салу. Икенче позиция – эчке активларга, шәхси эшмәкәрлекнең өстәмә инвестицияле сораувын формалаштыра торган проектларга салу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International