Хөкүмәт комиссиясе 2020 елда Россия бюджеты профицитын раслады

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Хөкүмәт комиссиясе 2020 елда РФ федераль бюджеты профицитны 1,335 трлн сум, керемнәрне - 20,333 трлн сум, чыгымнарны - 18,998 трлн сум күләмендә раслады. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

“Хөкүмәт комиссиясе федераль бюджетның төп характеристикаларын нигез итеп алды: 2020 елда федераль бюджет керемнәре 20,333 трлн сум, чыгымнары - 18,998 трлн сум һәм профициты - 1,335 трлн сум күләмендә”, дип искәртелә хәбәрдә.

2021 елда федераль бюджет керемнәре 20,970 трлн сум, чыгымнары - 20,043 трлн сум, профициты - 0,927 трлн сум тәшкил итәчәк. 2022 елга федераль бюджет керемнәре 21,772 трлн сум, чыгымнары - 21,172 трлн сум, профициты - 0,6 трлн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Аннан алда бастырылган 2019 елга бюджетка төзәтмәләр буенча РФ федераль бюджеты профициты агымдагы елда тулаем эчке продуктның 1,7% яисә 1 трлн 881 млрд сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта тулаем эчке продуктның фаразланган күләме – 109,086 трлн сум, инфляция дәрәҗәсе – 4,3%тан да югары түгел. Эчке бурыч алулар программасы күләме 1,578 трлн сум, тышкы бурыч алуларныкы 155 млрд сум,  өстәмә нефть-газ керемнәренеке – 3,17 трлн сум тәшкил итәчәк.

2019 елда федераль бюджет керемнәренең фаразланган күләме 20,174 трлн сум, чыгымнары күләме - 18,293 трлн сум тәшкил итәчәк. 2020 елның 1 гыйнварына РФ эчке дәүләт әҗәтенең югары чиге 11,329 трлн сумга кадәр кимергә тиеш. Дәүләтнең тышкы әҗәте күләмен $64,3 млрд яисә €55,4 млрд кадәр киметергә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International