Россия тулаем эчке продукты 2019 елның беренче кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5%ка арткан. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенең мәгълүматлары күрсәтә. Шулай итеп, статистика хезмәте майда бастырган күрсәткечнең динамикасының алдан ясалган бәяләвен раслады.
Агымдагы бәяләрдә Россиянең тулаем эчке продуктының күләме хисап чорында 24 трлн 487,1 млрд сум тәшкил иткән.
Җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләр хакының иң зур үсеше финанслар һәм иминиятләштерү өлкәсендә күзәтелгән – 2018 елның гыйнвар-марты дәрәҗәсенә 7,6%ка, кунакханә һәм ресторан бизнесы өлкәсендә (+4,8%), шулай ук файдалы казылмалар табуда (+4,6%%).
Шул ук вакытта күчемсез милек белән операцияләр (3,5%ка), күмәртәләп һәм ваклап сату (-3%), административ эшчәнлек (-2,8%) һәм авыл хуҗалыгы товарлары өлкәләрендә җитештерелгән хезмәтләрнең тулай хакы төшкән.