Республиканың алкоголь компанияләре белән киңәшмәләр

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 июне көнне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В.Волков Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукция һәм сыра җитештерүче иң эре – "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм Казан шәһәрендәге "АБ ИнБев Эфес" Акционерлар җәмгыяте филиалы белән киңәшмәләр уздырды.

Әлеге киңәшмәләрдә җитештерү күрсәткечләре, 2019 елның 5 ае йомгаклары буенча бюджетка түләнүче акцизлар һәм 2019 елның 1 яртыеллыгы буенча көтелгән, 2019 елга гомумән тәгаенләнгән фараз тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International