Илкүләм проектларның актыккы максаты – икътисадны яңа рельсларга бастыру, дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры линия вакытында җиткерде.
“Безнең кешеләр, безнең гражданнар, безнең икътисад үсеше өчен иң югары нәтиҗәгә ирешү өчен без илкүләм проектлар дип аталган проектлар кысаларында эшне оештырдык. Әлеге барлык чараларның актыккы максаты – икътисадны яңа рельсларга бастыру, аны югары технологияле итү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм шуның нигезендә безнең гражданнарның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, дәвамлы киләчәккә безнең дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү”, - диде Путин.
Дәүләт башлыгы шул ук вакытта бу барлык юнәлешләр бүленгән, “ресурсларның бүленешен исәптә тотып”, кайсы нәрсә артыннан барырга тиешлеге билгеләнгән дип ассызыклады.
“Бу зур эш иде. Иң беренче безгә бу нәтиҗәгә без нәрсә исәбенә ирешәчәкбез, дәүләт тәэмин итәргә тиеш булган чараларның финанслау чыганаклары кая икәнлеген аңларга кирәк иде. Кызганычка каршы, Хөкүмәт, шул исәптән, бу, кабатлыйм, дәүләт бюджетын тутыру, дәүләт һичшисез үтәргә тиеш булган беренче адымнарны ясау өчен өстәмә кыйммәткә салымны 18дән 20% кадәр арттыруга барды. Бу инфраструктура үсеше, әйтик, кем тимер юллар яисә күперләр, шоссе, автомобиль юлларын төзиячәк, электр үткәрәчәк һ.б.”, - дип өстәде Президент.
“Аннан соң карар кабул иттек, теге яисә бу тармакка этәргеч бирү өчен, гражданнарның керемнәрен яңа дәрәҗәгә чыгару өчен күпме кирәк булачагын исәпләдек”, - дип ассызыклады Путин.