РФ Финанс министрлыгы бюджет законын бозган төбәкләргә карата административ чараларны кырысландырырга тәкъдим итте. Тиешле төзәтмәләрне идарә тармагы административ хокук бозулар турында РФ Кодексына кертергә тәкъдим итә, закон проекты тексты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Документ буенча әгәр РФ субъекты финанс органы бюджеттан бүлеп бирелгән федераль проектларны гамәлгә куюга субсидияләрне бирү яисә чыгымлау шартларын бозса, бу вазыйфаи затларга 20 меңнән алып 50 мең сумга кадәр күләмдә административ штрафлар салыначак яисә алар бердән алып ике елга кадәр вакытка дисквалификацияләнәчәк. Закон проекты федераль проектның (гамәлгә куелышы РФ субъекты территориясендәге региональ проект кысаларында узган) максатларына, күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешмәү өчен вазыйфаи затларга шундый ук административ чараларны күздә тота.
Финанс министрлыгы әгәр дә алда искә алынган бозулар бер ел дәвамында төбәктә биш яисә аннан да күбрәк тапкыр теркәлсә, РФ субъектлары башлыкларына 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр күләмдә административ штрафлар кертергә тәкъдим иткән. Региональ дәүләт хакимияте органнарының федераль бюджеттан бюджетара трансфертларны бирү шартларын үтәмәгәне, субъектның бюджеты дефициты күләменең, бурычка алулар һәм дәүләт әҗәте күләменең чик зурлыгын бозганы, шулай ук субъектның түләүгә сәләтлелеген торгызу буенча чаралар турында килешүнең шартларын үтәмәгәне өчен РФ субъектлары башлыкларына күләме буенча шундый ук штрафлар каралган.
Закон проекты федераль проектларны гамәлгә куюга бюджетара трансфертларны төбәкләргә бирү шартларын бозганнары өчен шулай ук бюджет чараларын баш бүлүчеләргә дә җаваплылык билгели – бу вазыйфаи затларга 20 меңнән алып 50 мең сумга кадәр күләмдә административ штрафларга яисә бердән алып ике елга кадәр дисквалификациягә китерәчәк.
Идарә тармагы шулай ук вазыйфаи затларга штрафларны бюджет чараларын максатчан файдаланмау өчен 50-100 мең сумга кадәр (хәзер аларның күләме 20-50 мең сум тәшкил итә) һәм бюджет кредитын бирү шартларын бозган өчен 20-50 мең сумга (хәзер 10-30 мең сум) арттырырга тәкъдим итә.