Бүген Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Утырышта компаниянең 2019 елның биш аенда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, июль аена һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджет расланды.
Утырышта Компания эшчәнлегенә караган башка мәсьәләләр дә тикшерелде.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.