РФ Финанс министрлыгында илкүләм проектларны үтәмәү дисциплина җаваплылыгына китерәчәк дип җиткерделәр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы төбәкләр килешүләрне, шул исәптән бюджет кредитларын реструктурлаштыру һәм субсидияләрне бирү буенча, бозган очракта, финанс булмаган чаралар куланырга исәпли. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Леонид Горнин сөйләде.

“Элегрәк без финанс ирексезләү чаралары турында сөйләгән идек. Алар Ялтада Дәүләт Советында 2018 елның декабрендә үк эшләтеп җибәрелде. Ләкин без субъектлар белән аерым килешүләр, шул исәптән бюджет кредитларын реструктурлаштыру һәм субсидияләрне бирү, буенча бозулар очрагында, төбәктә яшәгән халык азапланмасын өчен финанс ирексезләү чараларын кулланмаска килешкән идек”, - диде ул.

Горнин килешүне бозган вазыйфаи затларга карата административ һәм дисциплина йогынты чараларын куллану яхшырак дип ассызыклады. “Бу штраф санкцияләре. Без инде “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына” тиешле тәкъдимнәрне әзерләдек. Штраф санкцияләре турыдан-туры вазыйфаи затларга карата кулланылачак”, - дип аңлатты ул.

Министрның беренче урынбасары “төбәкләрдәге югары вазыйфаи затларның һәм дәүләт хезмәткәрләренең шәхси җаваплылыклары Президент указында куелган максатчан күрсәткечләрне үтәүдә җаваплылыкларын арттырачак” дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International