РФ Финанс министрлыгында төбәкләрдә илкүләм проектларны гамәлгә куюга һәр ел 50 млрд сумлык грантлар вәгъдә иттеләр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Һәр ел 2024 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә куюга төбәкләргә 50 млрд сум күләмендә грантлар бүленеп биреләчәк. Проектлар өстендә эшнең беренче елы нәтиҗәләре буенча беренче грантлар 2019 елның декабрендә бүленәчәк. Бу хакта РФ финанс министрының беренче урынбасары Леонид Горнин хәбәр итте.

“Тарату методикасы хәзер тикшерелә. Ләкин коллегалар, шул исәптән губернаторлар, белән алдан ясалган килешү буенча, грантлар алу өчен критерийлар Президент указында ныгытылган 15 төп нәтиҗәлелек бәяләү күрсәткеченә нигезләнәчәк. Ярдәм ел саен булачак. Шулай ук без 50 млрд сумлык күләм алдагы елларга да җәелдереләчәк дип билгеләдек – бу бик мөһим”, - диде ул.  

РФ Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда 2024 елга кадәр илнең үсешенең илкүләм максатлары турында указга кул куйды. Аның нигезендә 12 илкүләм проект эшләнде. Аларның гамәлгә куелуына гомумән алганда 25,7 трлн сум юнәлтергә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International