Антон Силуанов Үзәк Банкның төп ставкасының төшүен шәрехләде

2019 елның 14 июне, җомга

РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Үзәк Банкның төп ставкасының төшүен уңай бәяли һәм быелга ул соңгы тапкыр түгелдер дип өмет итә.

Җомга көнне процент сәясәте буенча директорлар советы утырышында Россия Банкы 2019 елда беренче тапкыр төп ставканың (0,25 процент пунктына, 7,5% еллыкка кадәр) төшүе турында карар кабул итте.

“Без һәрвакыт төп ставканың төшүен көтәбез. Ул кредит ресурсларының бәясенә йогынты ясый, ә төп ставканың төшүе икътисадның үсешенә булышлык итә, чөнки кредит та алырлык. Без Үзәк Банкның карарларын бик уңай бәялибез, бу быел соңгы киметү түгелдер дип өмет итәм. Ә алга таба кимү булсын өчен бюджет сәясәтен бик игътибарлы уздырырга кирәк”, - диде Силуанов Махачкаладагы киңәшмәдән соң.

Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина утырышның йомгаклары буенча матбугат конференциясендә хәлнең үсеше регуляторның база сценарие нигезендә барса, 2019 елның ахырына кадәр тагын ике төшүне мөмкин дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International