ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн. 144 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – планның 47,2%ы

2019 елның 1 июне, шимбә

1 майга республикада 1 млн. 144 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – планның 47,2%ы  (үткән елның шушы чорына карата 104,4%). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International