Татарстан Дәүләт Советы депутатлары “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады. Аны финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
Документ нигезендә, Татарстан бюджетының керем өлеше 20 млрд. 732,5 млн. сумга арта. Аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерүгә Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фондыннан ярдәм 64,5 млн сумга арткан.
Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 21,3 млрд. сум акча бүлеп бирәләр. 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бюджет акчасы 1,7 млрд. сумга арта. 18 дәүләт программасы өчен акча күләменә дә төзәтмәләр кертелә.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин 2019 елда керемнәр 262 млрд. 936,5 млн. сум, чыгымнар 285 млрд. 914,4 млн. сум булуын әйтте. Дефицит үзгәрми.
2020 елда керем 234 млрд. 243 млн. 982,9 мең сум, чыгымнар 239 млрд. 2 млн. 777 мең сум, 2021 елда керем 239 млрд.679 млн. 542,8 мең сум, чыгымнар 245 млрд. 29 млн. 841,3 мең сум булачак. Дефицит үзгәрешсез.
Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.
Депутатлар закон проектын тулысынча кабул итте.