Бүген депутатлар «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Закона үзгәрешләр керттеләр.
Закон проекты кече һәм урта бизнесны инновацияле өлкәгә җәлеп итү өчен технопарклар, инновацияле-технологик үзәкләр өчен салым буенча льготаның тәэсире вакытын 2021 елның 1 гыйнварына кадәр озайту максаты белән әзерләнгән.
Шулай ук 2020 елның 1 гыйнварына кадәр тимер юл станцияләрендә урнашкан һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү өчен файдаланылган төбәк һәм җирле әһәмияттәге тарих һәм мәдәният һәйкәлләре дип танылган объектларга карата салым преференцияләре тәэсире озайтыла.
Депутатлар закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул иттеләр.