Илкүләм проектлар Россия икътисады үсешенә стимул бирергә тиеш, әлегә алар үсеш ала гына башлады. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов “Россия икътисады үсеш стимулларын эзли” Петербург халыкара икътисадый форумның сессиясендә хәбәр итте.
Россия тулаем эчке продукты 2019 елның I кварталында бары тик 0,5%ка гына үсте, әмма бу өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 20% кадәр арттыруның көтелгән нәтиҗәсе иде. Шул ук вакытта салым үзгәрешләре Россиядәге төп проблемаларны чишәргә тиеш булган илкүләм проектларны финанслауны тәэмин итү һәм киләчәктә икътисадның үсешенә стимул бирү өчен кирәк иде.
“Хәзерге вакытта без илкүләм проектларны башлап кына җибәрәбез – алар элек чишелмәгән проблемаларга төгәл нокталы басым ясый. Биредә хезмәт җитештерүчәнлеге, инфраструктура, экспортка стимул бирү, кече һәм урта бизнес күздә тотыла – бу проблемаларны чишү өчен Хөкүмәтнең һәм дәүләтнең тырышлыгы барлык шушы нокталы позицияләргә юнәлтелгән”, - диде Силуанов һәм илкүләм проектлар үз нәтиҗәсен бирер дигән өметен белдерде.