Россия бюджеты профициты 2019 елның биш аенда тулаем эчке продуктның 2,7% тәшкил иткән

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

РФ федераль бюджеты профициты 2019 елның гыйнвар-маенда тулаем эчке продуктның 2,7% яисә 1,149 трлн сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының сайтындагы материалларда әйтелә.

Хисап чорында бюджет керемнәре 7,865 трлн сум тәшкил иткән, шулардан 3,420 трлн сум нефть-газ керемнәре, 4,445 трлн сум – нефть-газ булмаганнары. Бюджет чыгымнары биш айда 6,716 трлн сум тәшкил иткән.

Бюджет чыгымнарының иң зур маддәләре социаль сәясәт – 2,1 трлн сум, милли оборона – 1,263 трлн сум һәм милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге – 711,4 млрд сум булган.

2018 елның йомгаклары буенча РФ федераль бюджеты җиде елга беренче тапкыр профицитлы булды, профицит тулаем эчке продуктның 2,7% тәшкил итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International