Антон Силуанов үзмәшгульләр өчен салым ставкасы үзгәрмәячәк дип сүз бирде

2019 елның 7 июне, җомга

Үзмәшгульләр өчен һөнәри керемгә салым ставкасы үзгәрмәячәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Петербург халыкара икътисадый форумы эше барышында НТВ телеканалы эфирында җиткерде.

“Безнең кайчан да булса алдан белгесез салымнарны арттырган булдымы? Без 10 ел бөтенләй бернигә дә кагылмаячакбыз дидек. Үзмәшгульләр буенча ставка – 4% һәм 6%, әгәр дә бизнес белән эшләсә, үзгәрмәячәк”, - диде ул.

Финанс министрлыгы башлыгы сүзләренчә, гомумән алганда, үзмәшгульләр өчен салым режимы үзен аклаган. Дүрт пилот төбәктә рәсми рәвештә теркәлгән үзмәшгульләрнең саны 100 мең кешедән артып киткән. Ул РФ Финанс министрлыгы 2020 елдан башлап, РФ субъектларына үз территорияләрендә әлеге салымны кертергә хокук бирергә әзер булуын искә төшерде. “Кайбер төзәтүләр бар, без законны төзәткәләп җибәрергә килештек”, - дип искәртте Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International