Владимир Путин Россия икътисадының хәлен бәяләде

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

РФ Икътисады тышкы һәм эчке шоклар, шул исәптән экспорт товарларга бәяләрнең чикләнүе һәм төшүе белән бәйле авырлыкларны җиңде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

“Ягъни без өстәмә кыйммәткә салымны арттырудан тискәре йогынты кыска сроклы булыр дип исәпләгән идек, шулай булып чыкты да. Шулай булып чыкты да, исәпләүләр үзен аклады һәм хәзер инфляция төшә бара, макроикътисад яхшыра, инвестицияләр әкренләп үсә башлады, ягъни без икътисадның эчке һәм тышкы шоклар белән бәйле авырлыкларны җиңүен күрәбез. Тышкылары – чикләүләр һәм безнең экспортның традицион товарларына бәяләрнең төшүе”, - диде Путин G20 саммиты алдыннан FT га интервьюсында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International