«КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы турында

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры «Сергей Чемезов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Хисап чорында «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең килере 186 млрд. 196 млн. сум тәшкил иткән һәм 2017 ел белән чагыштырганда 19% ка арткан. Чиста табыш 1 млрд. 588 млн. сум. Барлыгы 2018 елда 38 мең 382 автомобиль җитештерелгән һәм реализацияләнгән, шул исәптән 8 мең 858 – яңа модельләр рәтеннән, 2017 ел белән чагыштырганда 62%ка артык. Авыр йөк автомобильләренең Россия базарында «КАМАЗ» 41% тәшкил итә.

Бүген тагын «КАМАЗ» заводының 50 еллыгын бәйрәм итү буенча эшче киңәшмә дә уздырылды.

Акционерларының еллык гомуми җыелышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International