ТР Хөкүмәт йортында 2013 ел Универсиадасы объектларын электр энергиясе белән тәэмин итү буенча киңәшмә узды

2012 елның 21 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларын электроэнергетика белән тәэмин итү буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.

Киләчәктә төбәкнең икътисади үсеше аның электроэнергетика системасы никадәр дәрәҗәдә үсеш алуына бәйле, дип билгеләп үтте киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов. Республикада “2010-2015 елларда Татарстан Республикасында электр энергиясен саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү” чираттагы озак вакытлы максатчан программа кабул ителүен искәртте. Соңгы 10 елда андый программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә энергия куллануны киметүгә, энергия нәтиҗәлелеген сизелерлек күтәрүгә ирешү мөмкин булды. Казан электроэнергетика дефициты кичерә торган төбәк һәм 2013 елда Универсиада үткәрү чорында энергетика нәтиҗәлелеге мәсьәләсе бигрәк тә актуаль. Аның сүзләренә караганда, федераль челтәр компаниясе ярдәменнән башка энергетика дефициты прблемасын хәл итеп булмаячак.

РФ энергетика министры Александр Новак Идел буе федераль округында электроэнергетика объектларының 2012/2013 нче елгы көзге-кышкы чорга әзерлеге мәсьәләсе 2013 елгы Универсиада объектларын энергия белән тәэмин итү проблемасы белән бәйле дип билгеләп үтте. Бүген РФ Энергетика министрлыгы электр энергиясе нәтиҗәлелеге мәсьәләсенә, 2014 елда Сочида Олимпия уеннарына әзерлек һәм үткәрү, АТЭС саммиты кысаларында чараларга әзерлек вакытында да шул проблемага зур игътибар бирә, дип ассызыклады ул.

2013 ел Универсиадасының объектларын электр энергиясе белән тәэмин итү беренче категория буенча гамәлгә куела, дип билгеләп үтте Александр Новак. Бүген вакытында тиешле ярдәм күрсәтү өчен бу объектларның нинди әзерлек стадиясендә булуын белү мөһим, диде ул. Барлык җаваплы ведомстволар уртак эш алып барып куелган бурычларны хәл итү өчен эшләргә тиеш, дип белдерде Александр Новак.

“Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев төп доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, бүген 2013 елда Казанда Универсиада чараларын үткәрү өчен Татарстан Республикасы энергетика системасын әзерләү буенча план расланды, дип белдерде ул. Моннан тыш, 2013 ел Универсиадасының яңа объектларын электр энергиясе белән тәэмин итү шартлары килешенгән.

Казан төбәге энергия дефициты кичерә, бүген Казанны өч ТЭЦ электр энергиясе белән тәэмин итә, аларның гомуми егәрлеге 830 мегаватт тәшкил итә, дип белдерде Илшат Фәрдиев. 2013 елгы Универсиаданы үткәрү чорында җитди кыенлыклар туарга мөмкин, дип билгеләп үтте “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры. Шулай ук подстанцияләрдә җиһазлар алмаштырыла дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International