Татарстан җитәкчелеге Кытай химик-инжиниринг компаниясенең (CNCEC) “Аммоний” заводы мәйданчыгында эшне югары дәрәҗәдә оештыруларына югары бәя бирә һәм CNCEC республиканың нефть, газ, химия комплексы үсеше буенча гамәлгә куела торган башка проектларында да катнашыр дип өметләнә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNCEC идарәсе рәисе Цзин Кэнин белән очрашуда белдерде.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан нефть, газ, химия комплексының эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Кытай делегациясе әгъзаларын сәламләп, шушы көннәрдә Менделеевски районында CNCEC эшли торган “Аммоний” заводы төзелеш мәйданчыгында булуын белдерде.
Татарстан Президенты Кытай партнерларына эшне югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. “Бу килешү соңгысы булырга тиеш түгел, чөнки безнең нефть, газ, химия тармагында планлаштырылган һәм гамәлгә куела торган проектларыбыз күп, сез аларда катнаша алыр идегез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов CNCEC җитәкчелегенә.
Цзинь Кэнин үз чиратында, “Аммоний” заводы төзелеш мәйданчыгында булуын белдерде. CNCEC идарәсе рәисе Татарстан җитәкчелегенә бу проектны гамәлгә куюда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. “Без сезнең башка проектларыгызда да катнашырга әзер”, - дип белдерде Цзинь Кэнин.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Кытай делегациясе вәкилләренә Татарстанның нефть, газ, химия комплексы проектлары турында сөйләде. Аерым алганда, “ТАИФ-НК”, “ТАНЕКО” авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексы булдырырга планлаштыра, “Түбән Кама Нефтехим”да этилен җитештерү буенча яңа завод төзелә, синтетик каучук заводында метилхлорсилан производствосын ачу ниятләнә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан компанияләре җитәкчелегенә ТР территориясендә Кытай компаниясенең проектларда катнашуы буенча фикер алышу өчен CNCEC делегациясе белән эшлекле очрашулар үткәрүне йөкләде.
“Мин сезнең һәм командагызның эшен югары бәялим дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында Цзиню Кэнинга. -Бездә сезнең компаниягә ихтыяҗ бар,”- диде республика башлыгы.