Федерация Советы 2019 елга бюджетка төзәтмәләрне хуплады

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Федерациясе Советы утырышта 2019 елның федераль бюджетына төзәтмәләрне хуплады. Алар нигезендә бюджет профициты тулаем эчке продуктның 1,8% ыннан 1,7% ка кадәр кими.

Документларга караганда, 2019 елда бюджет керемнәре 205,6 миллиард сумга, 20,17 триллионга кадәр, чыгымнары - 256,5 миллиард сумга, 18,29 триллионга кадәр арта. Ләкин тулаем эчке продуктка карата керемнәр 18,9%тан 18,5% кадәр, чыгымнар - 17% тан 16,8% кадәр кими. Бюджет профициты 50,9 миллиард сумга кими һәм 1,88 триллион тәшкил итәчәк.

Закон социаль-икътисадый үсеш фаразының төп характеристикаларына төзәтмәләрне, шулай ук Президентның Федераль собраниегә юлламасыннан чараларны исәпкә алып әзерләнде, дип аңлаткан иде элегрәк беренче вице-премьер – финанс министры Антон Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International