РФ Финанс министрлыгы: юл фондлары күләме салымнар хисабына арттырылмаячак

2019 елның 9 июле, сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы юл фондлары күләмен салым законына үгәрешләр кертү юлы белән арттыруны дөрес түгел дип саный. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының Салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.

“Бу бюджет законы эчендә хәл ителәчәк. Каплау чыганаклары я федераль бюджет яисә бюджет законы кысаларында Илкүләм иминлек фонды булачак. Салым законы кысаларында компенсация чыганакларын эзләргә җыенмавыбыз бәхәссез”, - диде Сазанов тиешле сорауга җавабында.

Финанс министрлыгы департаменты компенсация бары нефтькә бәяләр югары булганда гына эшкә җигеләчәк дип ассызыклады.

Аннан алда беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов әгәр дөньякүләм базарларда нефтькә бәяләр баррель өчен $70 артып китсә, РФ Хөкүмәте юл фондлары күләмнәрен арттыру буенча тәкъдим әзерлиячәк дип хәбәр итте. Ул шулай ук юл хезмәткәрләренә бәяләре түбән чакта (көз азагында һәм яз башында) битумны сатып алырга кирәк дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International