Татарстан Республикасы финанс министрлыгы "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" исемле республика хәйрия акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасы финанс министрлыгы һәм Казначылык департаменты хезмәткәрләре җыйган акчага Лаештагы сукыр һәм начар күрүче балалар мәктәбендә сәламәтләнедрү физкультурасы бүлмәзе өчен спорт җиһазлары сатып алынды.
Шулай ук бүген ТР финанс минситры Радик Гайзаутуллин үз хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларын да котлады. Котлау сүзендә республиканың баш финансисты укучыларга бишлегә укырга, шулай ук сәламәтлек, тырышлык һәм сабырлык теләде