РФ Финанс министрлыгы пенсинең тупланма өлешенә кагылышлы фикерен үзгәртми. Аны кыскартырга да, бетерергә дә ярамый, диде журналистларга шимбә көнне Россия финанс министры Антон Силуанов.
"Тупланма өлешкә кагылмаска дигән позциябез згәрешсез кала", - диде ул.
Моңа кадәр хезмәт министрлыгы әзерләгән 2030 елга хәтле Россия пенсия системасы үсеше стратигиясе проектында "иминият маневры" ясарга ниятләгән иде.