“Мирас-Наследие” программасына якындагы 4 ел эчендә 1 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
“Мирас-Наследие” республика программасын 2013-2016 нчы елларда тормышка ашыру эшенә 1 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында программаны әзерләү мәсьәләсе буенча уздырган киңәшмә барышында шундый мәгълүмат әйтелде.

Шулай ук киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова катнашты.

Киңәшмәне ачканда Татарстан Хөкүмәте башлыгы быел “Мирас-Наследие” программасын вакытыннан алда, 4 ел алдан, раслау мөмкинлеге тууын билгеләде. И.Халиков сүзләренчә, республика Президенты тарафыннан 4 елга программаны финанслау лимиты 1 миллиард сум күләмендә расланган.

Программаның тәкъдим ителгән проекты нигезендә акчаның якынча 900 миллион сумын мәдәни мирас объектларын саклауга юнәлдерү планлаштырыла. Бу - беренче чиратта, Казанда һәм республика районнарындагы борынгы биналар. 2013 нче программасына кертергә планлаштырылган беренче чират объектлары арасында – Боратынский утары, Дряблов йорты, Толстой утары флигеле, Саба районы Сатыш авылындагы мәдрәсә, Кукмара районындагы мәчет.

Татарстан Премьер-министры 2013 нче ел программасы объектларын нәкъ менә 2013 нче елда торгызырга кирәклеген ассызыклады.

Илдар Халиков сүзләренчә, моның өчен объектларны өйрәнү эшен хәзер үк башларга һәм проект документациясен әзерләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International