Казанга Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев килде

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт (ФАС) җитәкчесе Игорь Артемьев килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерик, Игорь Артемьев Татарстан башкаласына “Россиядә Конкуренция көне” халыкара чарасында катнашу өчен килде (2012 нче елның 11 - 13 нче сентябре). Чарада катнашырга Австрия, Әзербайҗан, Казахстан, Литва, Португалия, Төркия, Украина, башка илләрнең конкурентлы ведомство җитәкчеләре, шулай ук Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, БРИКС, Европа комиссиясе, Евразия икътисад комиссиясе, БДБ Башкарма комитеты вәкилләре чакырылган.

Бүген чара нефть һәм нефть продуктлары базарлары үсеше һәм аларның эшләү мәсьәләләре буенча халыкара эш төркеме утырышы белән ачылды. Алга таба бу көнне “Россиядә һәм ЕСда дәүләт ярдәмен күрсәткәндә конкуренция шартларын саклауны тәэмин итү” темасына “Россия – ЕС” дәүләт преференциясе (дәүләт ярдәме) буенча түгәрәк өстәл була.

Иртәгә, 12 нче сентябрьдә, Игорь Артемьев “Россиядә Конкуренция көне” халыкара конференциясенең пленар утырышын уздырачак. Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Казанда булганда Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең “Укыту-методика үзәге” (Казан, Оренбург тракты, 24) Федераль дәүләт автоном учреждениесе ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International