“Татарстан Республикасы территориясендә патентлы салым салу системасын кертү турында” закон проекты тулаем кабул ителде

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында” закон проектын тулаем кабул итте.

Әлеге закон проекты РФ Салым кодексына 2012 елның 25 июнендә кабул ителгән “РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон тарафыннан кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып эшләнгән. Әлеге закон проекты нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасы кертелә.

Алда күрсәтелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, федераль законның “РФ субъектлары территорияләрендә аерым эшкуарларның патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре” дип аталган 346.25.1 статьясы көчен югалткан дип таныла. Шул ук вакытта “Салым салуның патентлы системасы” дип исемләнгән 26.5 бүлек кертелә. Ул гамәлдәге патентны һәм 2018 елдан башлап, этаплап, алдан исәпләнгән керемгә өстәмә салымны алмаштыра. Бу норма аерым эшкуарлар өчен генә гамәлдә була.

Күрсәтелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, 2008 елның 3 октябрендә кабул ителгән “ТР территориясендә аерым эшкуарларның патент нигезендә салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану мөмкинлеге турында” ТР Законының көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә. Шулай итеп, Татарстан Республикасының салымнар белән бәйле законнары федераль нормалар белән тәңгәлләштерелә.

Яңа эшләнгән закон проекты белән, тәкъдим ителгән вәкаләтләр кысаларында аерым эшкуарлар тарафыннан бер ел эчендә алынырга мөмкин булган якынча керем күләмен билгеләүне күз алдында тотыла. Якынча керем күләме РФ Салым кодексының 26.5 бүлеге нигезнамәләрен исәпкә алып, эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлегеннән чыгып билгеләнә.

ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин фикер алышу вакытында хәбәр иткәнчә, ТР территориясендә патентлы салым салу системасы керткән вакытта аерым эшкуарлар 2013 елның 1 гыйнвареннан салым салуның кайсы системасында эшләячәкләрен хәл итәргә тиеш. Аларга 6 процент ставка белән бер ел эчендә алынырга мөмкин булган якынча керем күләме белән бәйле патент нигезендә эшләргә, алдан исәпләнгән керемгә өстәмә салымда калырга яки салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым түләргә тәкъдим ителә.

Салым органнары мәгълүматы буенча, салым салуның патент системасына күчәргә теләүче эшкуарлар 2012 елның 20 декабренә кадәр салым органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аларга бер елга рөхсәт биреләчәк. Бөтен эшкуарлар да яңа системага күчә алмаячак, аның билгеле бер шартлары бар. Министр сүзләренчә, салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин булган эшкуарлыкның 48 төрен билгеләү көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International