Мәскәүдә чит ил һәм Россия компанияләре-инвесторлар өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасын тәкъдим итү булды
2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә чит ил һәм Россия компанияләре-инвесторлар өчен сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасын тәкъдир итү булды. Чарада “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Алабуга” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һ.б. катнашты.
“Алабуга” махсус икътисади зонасын (ТРның Алабуга муниципаль районы) тәкъдир итү “Дөнья брендлары ни өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасын сайлый?” дигән сорауга багышланган иде. Кунакларга һәм потенциаль инвесторларга “Алабуга” махсус икътисади зонасы өстенлекләре, компанияләр – резидентлар, махсус икътисади зона территориясендә төзелгән һәм эшли торган инфраструктура өчен преференция турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерик, бүген махсус икътисади зона территориясендә 31 компания – резидент теркәлгән, якындагы елларда аларның саны 60 ка кадәр үсәчәк. 2012 нче елның августында “Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерүгә компания-резидентлар тарафыннан салынган инвестицияләрнең күләме 1 миллиард АКШ долларыннан артып киткән.
Бүгенге көндә “Алабуга” махсус икътисади зонасын ике тапкыр киңәйтү турында федераль хөкүмәт белән килешенгән карар бар.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: