ФБР агентлары һәр банкта

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Америка Кушма Штаты финанс министрлыгы каршындагы финанс җинаятльәрне ачу буенча бүлек (FinCEN) финанс компанияләре счет ачканда аларның эре акционерлары һәм топ-менеджерлары турында мәгълүмәтне таләп итәргә мөмкин. Әлеге яңа кагыйдә 2013 ел башыннан көченә керә. Банклар белән беррәттән ул фьючер һәм чимал белән эш алып баручы  брокер-дилерларга, пай фонды һәм брокерларга да кагылачак.  FinCEN бу таләпне ипотека брокерларына, казиноларга һәм кыйммәтле ташлар сатучыларга да кагылышлы итәргә исәпли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International