Путин авыр чыгарышлы нефть өчен уңай мөмкинлекләр тудырырга кушты

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

Россия президенты Владимир Путин РФ Икътисад үсеше министрлыгына энергетика министрлыгы белән бергә авыр чыгарышлы нефть һәм яңа урыннарны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру буенча эшне җанландырып җибәрергә кушты.

"Нефтькә килгәндә, сезнең министрлыгыгыз һәм энергетика министрлыгы, безнең төп компания җитәкчеләре белән бергә, яңа урыннарны үзләштерү өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Иске урыннар арыклана, яңа урыннарны, шул исәптән авыр чыгарышлыларны да үзләштетергә кирәк. Бу турыда без инде күп тапкырлар сөйләштек", - диде Путин икътисади үсеш министры Андрей Белоусов белән очрашу вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International