VII Россия-Сингапур бизнес-форумының “Россия һәм БДБ: каршылыкларны җиңү һәм мөмкинлекләрне эзләү” дип аталган өченче сессиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән ачылды.
Ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган карарлар икътисадны оптимальләштерүгә, кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Төбәкнең икътисади үсеш күрсәткечләрен кыскача билгеләп, республикада машина төзелеше белән нефть, газ, химия комплексы яхшы үсеш ала, барлык социаль йөкләмәләлр башкарыла дип ассызыклады ТР Президенты.
Татарстан барлык федераль программаларда да актив катнаша, еш кына аларны гамәлгә ашыруда сынау төбәге дә була.
Татарстан Президенты Сингапурда республика алган тәҗрибә өчен рәхмәт белдерде. “Без алдынгы тәҗрибәләрне эзлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов, -Дөньяви тенденцияләрне өйрәнү һәм заманча эшләү өчен үз белгечләребезне Сингапурга җибәрәбез”. Татарстан Сингапурда күргән иң яхшы проектларны гамәлгә ашыра, аерым алганда, электрон дәүләт хезмәтләре системасын гамәлгә куйды, укытучыларның квалификацияләрен күтәрү практикасын модернизацияли, күп кенә инфраструктура алымнарын куллана.