Дмитрий Медведев төбәкләргә торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре бурычлары белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә кушты

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Төбәк хакимиятләре хокук саклау органнары белән бергә торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең җылылык-энергия чыганаклары өчен булган бурычлары мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киңәшмә вакытында шундый эш йөкләде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Россия Хөкүмәте башлыгы хәбәр итүенчә, торак фондының ягу сезонына әзерлеге якынча 90 процент тәшкил итә, котельныйлар - 87 процент, җылылык челтәрләре һәм су торбалары - якынча 91 процент. Ягу сезонына әзерләнүгә төрле дәрәҗә бюджетлардан 219 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырылган, фактик яктан бүгенге көндә якынча 150 миллиард сум килгән (70 процент).

Энергетика объектларын, торак-коммуналь секторын паспортлаштыру тәмамлануы турында соңгы документ Хөкүмәткә 15 нче ноябрьга кадәр тапшырылырга тиеш.

Россия Премьер-министры торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең җылылык-энергия чыганакларын файдаланганы өчен бурычы 17 процентка кадәр диярлек үскән. Бу – якынча 100 миллиард сум тәшкил итә. “Монда төбәкләргә җирле үзидарә, хокук саклау органнары белән бергә тәртип салырга кирәк”, - дип белдерде Д.Медведев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International