Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы гомерләренең күп елларын Министрлыкта эшләүгә багышлаган ветераннарның очрашуын оештырды.

Очрашуда 40лап ветеран, шулай ук Татарстан Финанслар министрлыгы җитәкчелеге һәм вазыйфаи затлары катнашты.

Чакырылган кунаклар өчен концерт программасы оештырылды, финанс системасы ветераннарына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашу барышында Министрлыкта эш турында истәлекләре белән ветераннар Канеева Р.А., Кадыйрова Ф.В., Дәүләтшина Р.Р. бүлеште.

Чарага шулай ук Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Территориаль идарәсе, «Транссервис» Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе, Татарстан Республикасы буенча РФ Финанс министрлыгы контроль-ревизия идарәсе ветераннары да чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International