Татарстан Республикасы закон проекты буенча ачык тыңлаулар

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы буенча ачык тыңлаулар үткәрүе турында хәбәр итә.

Ачык тыңлаулар зональ киңәшмәләр форматында, түбәндәге вакытта үтәчәк:

2019 елның 7 октябрендә сәгать 10да Яр Чаллы шәһәрендә - Х.Туфан пр., 23 йорт, 405 зал, 4 кат (администрация бинасы).

2019 елның 7 октябрендә сәгать 10да Арча шәһәрендә - Совет мәйданы, 14 йорт (администрация бинасы).

2019 елның 8 октябрендә сәгать 8:30да Яшел Үзән шәһәрендә Ленин ур., 46 йорт, Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International