Бүген 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.
Чара Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә үтте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзерахманов “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” темасына нотык белән чыгыш ясады. Шулай ук ул агымдагы елда бюджет үтәлеше үзенчәлекләре турында сөйләде.
2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында мәгълүматны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев җиткерде.