Республика бюджеты турында закон проекты Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында каралды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика бюджеты турында закон проекты буенча фикер алыштылар. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырышны профильле комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.

 Утырыш барышында депутатлар алдында республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.

2020 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 264 млрд. 818,8 млн. сум, 2021 елга - 270 млрд. 33,4 млн. сум, 2022 елга - 272 млрд. 339,2 млн. сум булыр дип фаразлана.

Татарстан Республикасы бюджетының эре керем чыганагы булып оешмалар табышына салым кала, аның чагыштырма авырлыгы салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми суммасыннан 43 % тәшкил итә.

2020 елда табышка салым кереме 100 млрд. сум күләмендә фаразлана, 2021 елда - 100,8 млрд. сум, 2022 елда 103,8 млрд. сум.

2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына физик затларның кеременә салым 82 млрд. сум (шулардан Татарстан Республикасы бюджетына 57,5 млрд. сум), 2021 елда - 84, 6 млрд. сум (59,3 млрд.), 2022 елда 87 млрд. сум (61 млрд. сум) булыр дип фаразлана.

ТР бюджеты чыгымнары гамәлдәге чыгым йөкләмәләреннән, индекс-дефляторлардан, бюджет сәясәтенең төп юнәлешләреннән чыгып формалаштырылган. Әлеге параметрлар нигезендә 2020 елга Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлеше 267 млрд. 961,7 млн. сум һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына 272 млрд. 842,4 млн. сум һәм 274 млрд. 970,5 млн. сум күләмендә формалаштырылган.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әлеге мәсьәлә буенча бәяләмәне кабул итте һәм Дәүләт Советына аны карарга һәм беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International